4 апрель көнне Иске Әнҗерә китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә , вакытлыча ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы батыр авылдаш ир-егетебез - Хаметшин Алмаз белән очрашу уздырды. Очрашу чәй табыны артында сорау-җавап рәвешендә үтте. Авылдашыбыз белән җанлы әңгәмә охшады, яуда булганда да кыю, көчле,тәвәккәл, игътибарлы, җитез, зиһенле булу кебек сыйфатлар бик кирәк икән. Тормыш дәвам итә, батырлыклар эшдәү дә дәвам итә, һәркем җирдә тынычлык,күгебез аяз булуын тели.Батыр йөрәкле авылдашыбызга бернигә карамастан көчле рухлы, максатчан , шат күңелле булып калырга, исән –сау булып тиз арада җиңү белән әйләнеп кайтырга насыйп булса иде дигән теләктә калдык.