Табигатьне яшеллеккә төреп, матур чәчәкләре, кояшлы көннәре белән безне куандырып җәй дә үтеп бара. Кояшлы җылы көннәрне тагын да истә калырлык итеп уздыру максатыннан Ташбилге авыл китапханәчесе "Ачык һавада китапханә" җәйге уку залы оештырды. Китапханәче татар, рус телендә бастырылучы газета-журналларга, шулай ук якташыбыз Татарстанның атказанган табибы Ирек Билаловның "Тукталышсыз гомер" китабына күзәтү ясады. Әлеге китапта авторның туган җире, нәселе, гаиләсенә багышланган, Татарстанның билгеле шәхесләренә атап язылган шигырьләре, тормышы, иҗаты белән бәйле фотосурәтләре урын алган. Укучыларым аның бигрәк тә "Яшьлекне сагыну һәм эзләү", "Безнең гомер", "Рәхмәтлемен мин язмышка", Әниемнең йомшак куллары"һ. б шигырьләрен яратып укыдылар. Җәйге уку залы-җылы көнне кулларда китап, газета-журналлар белән үткәрү, бер-берең белән очрашу, аралашу мөмкинлеге дә.