Вернуться к русскому языку Translate into English Ins Deutsche bersetzen
Версия для слабовидящих
Поиск
422870, Республика Татарстан, Алькеевский район, село Базарные Матаки, ул. Ленина, двлд 3

Наш адрес
+7 (84346) 20695
Контактный номер

Шагыйрь, язучы, публицист, тәрҗемәче, бихисап җыр текстлары авторы, 1979 елдан СССР

Шагыйрь, язучы, публицист, тәрҗемәче, бихисап җыр текстлары авторы, 1979 елдан СССР

Язучылар берлеге әгъзасы, Г.Державин, Г.Исхакый, Ш.Маннур, Г.Афзал исемендәге әдәби премияләр иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Марсель Баян улы Галиевкә 8 октябрьдә 80 яшь тула. Шул уңайдан Иске Әнҗерә авылы китапханәсендә китап укучылар хозурына "Каләм очында - галәм" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителә. Күргәзмә аша китап укучылар аның күпкырлы иҗаты, тормыш юлы, шигырьләренә язылган җырлар белән танышырга мөмкин.
Китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән шагыйрь Марсель Галиевнең балалар өчен язылган "Шүрәле гаеплеме?" ,"Сипкелле кояш" китаплары белән таныштык һәм соклангыч шигырьләрен укып хозурландык.
Автор шигырьләре аша балачак хәтирәләрендә тирбәлеп, туган ягыбызны, туган телебезне, гореф гадәтләребезне, күркәм йолаларыбызны хөрмәт итәргә, онытмыйча дәвам итәргә өйрәтә.

Ссылка:  https://алькеевская-цбс.рф/novosti/26097/

Дополнительные фотографии:  Загрузить / Загрузить / Загрузить / Загрузить