Шул уңайдан Иске Әнҗерә авыл китапханәчесе тарафыннан башлангыч сыйныф укучылары "Минем әтием" дигән рәсем конкурсы, ә балалар бакчасы нәни дуслары белән әтиләр бәйрәме көненә карата бүләк ясау буенча мастер - класс үтте. Эш барышында гаиләдә әтиләрнең роле, бала өчен үрнәк һәм горурлык булган сыйфатлары, гаилә традицияләре турында искә төшердек. Балалар яраткан әтиләре өчен бүләкләрен ихлас күңел белән тырышып башкардылар.
Дополнительные фотографии: Загрузить / Загрузить / Загрузить / Загрузить / Загрузить